Баланны авыл мәдәният йортында балалар өчен "Йөзек салыш" уенлы - көлкеле кичә узды.
Тугаш авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә «Йортларга - китап нуры» акциясе кысаларында күп еллар китапханәдә эшләгән пенсионер Акрамова Фәния апада кунакта булдылар.
20 март көнне Мөслимнең политехника техникумы һәм универсаль спорт залларында "Көчлеләр кубогына" (Кубок сильнейших) ир-аталар һәм хатын-кызлар арасында волейбол ярышлары булып узды.
Баек авыл китапханәчесе 7нче сыйныфта укучы волонтерлар белән, Садриев Хаҗи Садри улы өендә булдылар. Волонтер кызлар ялгыз яшәүче бабайның өйләрендә җыештыру эшләре белән шөгылләнделәр, ишек алдын кардан арындырдылар, китапханәче китап- журналлар белән тыныштырды. Киләчәктә волонтер кызларыбыз ялгыз яшәүче өлкәннәрдә булуны дәвам итәчәкләр.
Югары Табын авылы китапханәчесе Түбән Табын мәктәбенең 5-9 класс укучылары өчен "Каурый каләм, җил атым" дип исемләнгән әдәби караоке оештырды. Укучылар Клара Булатованың шигырьләрен укыдылар.
Крәш Шуран авылы мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаенннан, Тат.Шуран гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен "Мөбәрәк булсын Нәүрүз!" исеме астында төрки халыкларының милли бәйрәмен үткәрделәр.
Тат.Бүләр авыл китапханәчесе 2-3 сыйныф укучылары белән “Халкыбызның күңел җәүһәрләре” дип аталган тәрбия сәгате үткәрде.
“Үлем белән кайда саталар хәбәр ит” гомумроссия акциясе кысаларында “Мизгел” муниципаль үзәге белгечләре “Игелек уят” волонтерлар отряды белән берлектә “Без тормышны сайлыйбыз” акциясе үткәрделәр
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында .Татарстаннының атказанган сәнгать эшлеклесе ,Мөслим муниципаль районының мактаулы гражданины, шагыйрә якташыбыз Шәмсия Җигангированың иҗат кичәсе узды.