Татарстанда туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы һәм "Мәктәп укучылары өчен халык мәдәнияте" акцияләре кысаларында, Крәш Шуран авыл китапханәсе “Милли хәзинәләр” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Дәрес барышында китапханәче балаларны милли киемнәр белән таныштырды.
Шуганка авыл китапханәчесе Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына карата «Туган телем — байлыгым минем» исеме астында әдәби кичәсе үткәрде.
2021 елның 21-29 мартында Татарстанда туган телләр һәм бердәмлек елы кысаларында мәктәп китапханәләрендә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы уза.
22.03.2021 һәм 23.03.2021 көннәрендә 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары Мөслим лицее базасында рус теле һәм математика фәннәре буенча сынап карау имтиханнары тапшыралар.
22 март 18 сәгатьтән 23 март 18 сәгатькә кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 23 мартында төнлә һәм иртән урыны белән буран, күз күреме 1-2 км кадәр начараю белән; бозлавык; юлларда көчле бозлавык.
Салым түләүчеләр өчен мәгълүмат
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, "Мәдәният йортлары белән хезмәттәшлек" проекты кысаларында Иске Карамалы һәм Октябрь авылы мәдәният йортларында укучыларыбыз "Нәүрүз" бәйрәмендә катнаштылар.
20.03.2021 көнне Казан шәһәренең «Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия» сендә VIII республика мәктәп укучыларының Туфан Миңнуллин исемендәге фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Конференциядә Күбәк урта мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты укытучылары Гарифуллина Д.Р. һәм Нәҗмиева Г.Л. катнаштылар. Алар гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре өчен «Утырып уйлар уйладым» (мастер-класслар, методик эшләнмәләр, проектлар конкурсы («Тәҗрибә») номинациясендә призерлар булдылар. Аларга сертификатлар, бүләкләр һәм китаплар тапшырылды.