20 март көнне Мөслимнең политехника техникумы һәм универсаль спорт залларында "Көчлеләр кубогына" (Кубок сильнейших) ир-аталар һәм хатын-кызлар арасында волейбол ярышлары булып узды. "Көчлеләр кубогы" ярышы Мөслим командалары арасында инде 4 ел үткәрелә. Көн дәвамында барган ярышта 13 команда көч сынашты.
Уенның нәтиҗәсе буенча җиңүчеләр ачыкланды. Хатын-кызлар арасында 1 урынны СОК Юность командасы яулады 2 урында - Мөслим командасы булды.
Ир-атлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урында СОК Юность командасы;
2 урында Илтранс командасы;
3 урында Мечта командасы.
Жиңгән командалар "Яшьлек"ССК һәм иганәчеләр әзерләгән грамота, медаль, кубок һәм кыйммәтле пакет белән бүләкләнделәр. Катнашкан һәм җиңгән командаларны котлыйбыз! Бәйгене оештыручыларга рәхмәт белдерәбез! Эшләрендә уңышлар телибез!
Спорт бик күп вакытны алып, бик күп тырышлыклар таләп итсә дә, җиңү мизгеле бик рәхәт шул. Бөтен кешегә дә үзе теләгән спорт төре белән шөгыльләнсен иде, чөнки спорт физик яктан гына түгел, ә рухи яктан да тәрбияли. Ихтыяр көчен дә ныгыта.