"Мөбәрәк булсын Нәүрүз!"

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Крәш Шуран авылы мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаенннан, Тат.Шуран гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен "Мөбәрәк булсын Нәүрүз!" исеме астында төрки халыкларының милли бәйрәмен үткәрделәр. Чара барышында балаларны китапханәче Нәүрүз бәйрәменең тарихы белән таныштырды, бергәләп кызыклы милли уеннар уйнадылар. Бәйрәм ахырында тәмле ботка белән сыйландылар, коймак белән чәй эчтеләр. Нәүрүз-тынычлык, игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International