“Үлем белән кайда саталар хәбәр ит” гомумроссия акциясе кысаларында “Мизгел” муниципаль үзәге белгечләре “Игелек уят” волонтерлар отряды белән берлектә “Без тормышны сайлыйбыз” акциясе үткәрделәр. Әлеге акциянең максаты - наркотиклар, исерткеч эчемлекләр һәм тәмәке куллануның нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирү, яшәү торышын уңай мәгънәдә бәяләү, читтән тискәре йогынтыга каршы тору, тормышка карата мөнәсәбәт тәрбияләү күнекмәләрен үстерү. Акция Мөслим авылы халкына тематик истәлекләр тарату белән үтте.