Тугаш авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә «Йортларга - китап нуры» акциясе кысаларында күп еллар китапханәдә эшләгән пенсионер Акрамова Фәния апада кунакта булдылар. Яңа китаплар һәм журналлар белән таныштырдылар. Ә ул үзенең яшьлеге турында сөйләде, ел буе чәчәк ата торган бүлмә гөлләрен күрсәтте.