Район тарихы

Мөслим дигән авыл исеме Россия дәүләтенең борынгы актлар архивы документларында тәүге тапкыр 1722-1725 елларда күрсәтелә. Мөслими дигән кеше Иске Вәрәштә 1740-1750 елларда туа. Ул 1775-1780 елларда Ык елгасының сул ягына күчеп утырган. Бу тирәләргә Сөренчәктән (Тугаш янына урнашкан авыл) атлы һәм хәлле рус кешеләре килеп йөргәннәр һәм әлеге җирләргә бик кызыкканнар. Ык буйларын чәчәкле болыннар, печәнлекләр һәм матур тугайлар бизәгән. Зур мәйданнарны калын урманнар каплап торган. Бу бик әйбәт урын икән, монда күчеп, авыл булып урнашырга, тормыш корырга кирәк, дип исәпләгәннәр сөренчәклеләр. Моны Иске Вәрәш авылы крестьяннары күреп торганнар һәм ишеткәннәр, тегеләр килеп урнашканчы үзләре күчәргә теләгәннәр.

Мөслими туганнары ярдәмендә сал белән бура чыгарып өйгән һәм күпмедер вакыттан соң (шул ук җәйдә яки язын) өй салган, ихата корган. Аның белән тагын 2-3 гаилә күчеп утырган. Тора-бара 13-15 хуҗалык барлыкка килгән. Ыкның сул ягы уңдырышлы кара туфраклы җирләр булып, Иске Вәрәшнең комсу җирләреннән аерылып торган һәм халык аны үзләштерә башлаган.

Шулай ел саен әкренләп күчә-күчә, монда авыл барлыкка килгән, бирегә сәүдәгәрләр, башка авыл кешеләре әйберләр алып килеп сата башлаганнар, алыш-биреш, базар хасил булган. Мөслим - Ольгино – Маҗын аркылы Минзәләгә сәүдә итәргә барганнар. Ольгинода сәүдәгәрләрнең таштан салынган складлары хәзер дә исән. Яңа авылга, Иске Вәрәш исеменнән аермалы буларак, Базарлы Вәрәш дигән исем биргәннәр. Ул Пугачев явыннан соңгы елларда барлыкка килгәнгә ошый. Чөнки Пугачев хәрәкәтендә катнашкан крестьяннар арасында Базарлы Вәрәштән кешеләр булмаган. Моны үзәк дәүләт архивы материалларыннан күрергә мөмкин. Димәк, авыл 1775-1780 еллар тирәсендә барлыкка килгән дип әйтергә нигез бар.

Архив документларыннан күренгәнчә, 1890 елларда Базарлы Вәрәш исеме Мөслим исеме белән алышынган. Ул бу чорда 3 урамнан тора: хәзерге Кооператив урамы – Түбән урам,  Бакча урамы – Урта урам, Банк урамы – Хөррият урамы дип аталган.  Әйтелгәнчә авылның исеме 1896 елларда  Мөслим дип әйтелә башлаган. Ул Ирәхте волосте составына кергән. 1924 елда волость Мөслимгә күчкән.

 

Соңгы яңарту: 2014 елның 28 ноябре, 17:30

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International