Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында бакчабызда "Кечкенә китапчыклар бүләк ит" акциясе уздырылды. Балалар әти- әниләре белән берлектә төрле темаларга кечкенә китапчыклар алып килделәр.
"Кояшкай" балалар бакчасында "Сак булыгыз, юка боз" темасына әңгәмә уздырылды
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:
13 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 22 март 2021 ел.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 22 мартында көндез урыны белән буран, күз күреме 1-2 километрга кадәр начараю белән һәм көчәйгәндә 15 метрга кадәр көчле җил көтелә.
2021 елның 21 мартына
2021 елның 20 март 18 сәгатьтән 21 март 18 сәгатькә кадәр
Аязучан болытлы һава.
Урыны белән бераз кар.
Җил төньяк-көнбатыштан, көндез көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә, көндез урыны белән 13 метрга кадәр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -7..-10˚.
Һаваның максималь температурасы көндез 0..-4˚.
Юлларда бозлавык.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында,Михайловка урта мәктәбендә, башлангыч сыйныфлар арасында "Минем яраткан әкиятләр һәм мультфильм геройлары" рәсем конкурсы үтте.
18 мартта Россия Федерациясендә Кырымның Россия белән кушылуы көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шул көнне 2014 елда Кырым рәсми рәвештә Россия Федерациясе составына керде. Бу истәлекле дата уңаеннан Михайловка урта мәктәбендә 1-11 сыйныф укучылары арасында "Кырым язы чәчәк ата" дип исемләнгән сыйныф сәгатьләре узды"
Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында башлангыч сыйныф укытучылары һәм укытучылары өчен семинар узды. Семинар барышында ачык дәресләр, дәресләр каралды һәм мастер-класслар үткәрелде. Семинарда катнашучылар һәм кунаклар мәктәп педагогик коллективы эшчәнлегенә югары бәя бирделәр.
Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбендә укытучылар һәм укучылар арасында мәктәпкүләм волейбол ярышы узды.
2021 елның 2 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты белән берлектә хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.