Әдәби караоке "Каурый каләм, җил атым".

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган укытучысы, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, Г. Тукай премиясе лауреаты Клара Булатовага 85 яшь тулды. Аның иҗаты барлык яшьтәге кешеләргә: әби-бабайлар, әти-әниләр, яшьләр, үсмерләр өчен дә аңлаешлы. Шагыйрә табигатьтән бөтен матурлыкны җыя да матур чәчәк бәйләме итеп халыкның үзенә кайтарып бирә. Клара Булатованың шигъри тойгылары бик заманча, күңелгә хуш килә торган, теле бик ачык, авылча, саф татарча. 

Югары Табын авылы китапханәчесе   Түбән Табын мәктәбенең 5-9 класс укучылары өчен "Каурый каләм,  җил атым" дип исемләнгән әдәби караоке оештырды. Укучылар Клара Булатованың шигырьләрен укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International