Баек авыл китапханәчесе 7нче сыйныфта укучы волонтерлар белән, Садриев Хаҗи Садри улы өендә булдылар. Волонтер кызлар ялгыз яшәүче бабайның өйләрендә җыештыру эшләре белән шөгылләнделәр, ишек алдын кардан арындырдылар, китапханәче китап- журналлар белән тыныштырды. Киләчәктә волонтер кызларыбыз ялгыз яшәүче өлкәннәрдә булуны дәвам итәчәкләр.