ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

"Һәр өлкәнгә - рухи нур" акциясы астында Елгабаш авыл китапханәчесе Сөләйманова Гөлнур тыл ветераннарны, Гыйльметдиновлар гаиләсенә барды. Аларны Зариф ага Мөэминовның   "Маҗара" китабы белән таныштырды һәм китапны бүләк итеп калдырды.


26
декабрь, 2015 ел
шимбә

25 декабрь көнне Мөслим авыл җирлегенең яшь депутатаы Эльвира Илфат кызы Гараева картлар йортында Яңа елга багышланган иганә концерты оештырды.  


25
декабрь, 2015 ел
җомга

Районыбызның 18 баласы әлеге бәйрәмгә чакыру алды.

24 нче декабрь көнне Мөслим лицее һәм Мөслим гимназиясе базасында мәгариф хезмәткәрләре арасында өстәл теннисы ярышы буенча сайлап алу туры узды. Чарада 20 мәктәптән 40 тан артык кеше катнашты.

 
24 декабрь көнне Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең “Фантазия” эзерлек группасы өчен Яңа ел бәйрәме үтте.

24
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

24 нче декабрь көнне мәгариф идарәсенең актлар залында мәгариф

учреждениеләренең профсоюз оешмалары Советының утырышы узды. Утырышта мәгариф идарәсе начальнигы Р.Т.Демидов, юрист Р.В.Васильев катнаштылар. Профсоюз рәисләре белән еллык статистик отчет нәтиҗәләре, 2014-2016 нчы елларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы профсоюз хезмәткәрләре комитеты белән кабул ителгән килешүгә кергән үзгәрешләр һәм өстәмәләр турында сүз алып барылды.

 

Авыл хуҗалыгы техникаларына ремонты барышы

Районыбызның яшь йолдызчыкларын чакырдык...

Агымдагы елның 30 декабрендә Мөслим гимназиясе базасында ТР Мөслим муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең 4нче Кышкы спартакиадасы була. Әлеге бәйгенең максатлары булып, хезмәткәрләрнең сәламәтлеген ныгыту, республика бәйгеләрендә катнашу өчен иң көчле командаларны ачыклау тора. Ярышларда гомуми белем бирү учреждениеләре, мәгариф идарәсе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре катнаша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International