Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә конкурслар дәвам итә. Бу елның соңгы конкурслары булып «Я – гражданин России» социаль проектлар конкурсы һәм « – альтернатива пагубным привычкам» видеоязмалар конкурсы тора. Ә конкурслар буенча иҗади эшләр 28 декабрьга кадәр кабул ителә.
Шулай ук башка конкурслар да дәвам итә. Тулырак мәгълүматны мәктәптәге педагог-оештыручылардан һәм Мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән алырга мөмкин. Барлык укучыларны конкурсларда катнашырга чакырабыз. Район этабында җиңгән балалар “Сәләтле балачак бәхетле булачак” балалар иҗаты фестивалендә тантаналы рәвештә бүләкләнәчәкләр.