Агымдагы елның 30 декабрендә Мөслим гимназиясе базасында ТР Мөслим муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең 4нче Кышкы спартакиадасы була.

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 30 декабрендә Мөслим гимназиясе базасында ТР Мөслим муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең 4нче Кышкы спартакиадасы була. Әлеге бәйгенең максатлары булып, хезмәткәрләрнең сәламәтлеген ныгыту, республика бәйгеләрендә катнашу өчен иң көчле командаларны ачыклау тора. Ярышларда гомуми белем бирү учреждениеләре, мәгариф идарәсе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре катнаша.

Спортчылар 9 төрдә көч сынашачак: мәктәп директорларының чаңгыда vip-узышуы, шорт –трек, катнаш волейбол, өстәл теннисы, шахмат, дартс, ир-егетләргә турникта күтәрелү, хатын-кызларга, кулларына таянып, идәннән күтәрелү, канат тарту.

Команда беренчелендә һәм шәхси беренчелектә җиңүчеләр Мәгариф идарәсенең Кубогы, грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Районыбызның барлык спорт сөючеләрен яңа ел алды бәйгесенә чакырабыз!

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International