24 нче декабрь көнне Мөслим лицее һәм Мөслим гимназиясе базасында мәгариф хезмәткәрләре арасында өстәл теннисы ярышы буенча сайлап алу туры узды. Чарада 20 мәктәптән 40 тан артык кеше катнашты. Ир-егетләр арасында беренче урынга Асадуллин И.Р. (Мөслим урта мәктәбе) лаек булды. Икенче һәм өченче урыннарны Хатбуллин Т.Л. (Мөслим лицее) һәм Мазитов И.И. (Михайловка урта мәктәбе) бүлештеләр. Хатын-кызлар арасында беренчелекне Ашрапова Ч.М. (Мөслим лицее) яулады. 2-3нче урыннар Софьина Ю.М. (Михайловка урта мәктәбе) һәм Әгъләмова А.А. (Рус Шуган төп белем бирү мәктәбе) арасында бүленде. Җиңүчеләребез мәгариф хезмәткәрләренең республикакүләм спартакиадасында катнашачаклар.