Республика Яңа ел бәйрәме “Татнефть-арена” боз сараенда уза.

2015 елның 25 декабре, җомга

Хәзерге вакытта  Казанда “Татнефть-арена” боз сараенда республика Яңа ел бәйрәме уза. Монда фестиваль һәм олимпиада, спорт ярышларыда, төрле иҗат конкурсларында җиңгән балалар чакырыла. Мәктәптән тыш эшләр үзәге безнең районнан әлеге бәйрәмгә чакырылган 18 баланы алып барып кайтуны оештыра. Бәйрәмдә шулай ук Татарстан Республикасы президенты Миннеханов Рөстәм Нургали улының шәхси котлауы һәм эстрада йолдызлары көтелә. Барлык балаларга да күңелле ял телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International