25 декабрь көнне Мөслим авыл җирлегенең яшь депутатаы Эльвира Илфат кызы Гараева картлар йортында Яңа елга багышланган иганә концерты оештырды. Биредә яшәүче бабайлар һәм әбиләр берничә сәгатькә әкият иленә чумып, Куянкайга Кыш Бабайга юл табарга булышты. Бабакайга яттан шигырьләр, җырлар , яңа елга теләкләр сөйләделәр, әлбәттә Кыш Бабайдан бүләкләр алдылар. Чара “Мизгел” яшьләр үзәге белән берлектә узды. Үзәк белгечләре әлеге йортта яшәүчеләргә күптән таныш.