ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

18 декабрь конне Мослим муниципаль районы Башкарма комитеты Административ комиссиясенен утыры узды. Утырышта, тиешсез урында чуп ташлаган очен hэм рохсэтсез, ягъни ордерсыз жир казу эшлэре алып барган очен Татарстан Республикасы административ кодексынын 3.6 hэм 3.5 матдэсе буенча тозелгэн 6 административ беркетмэ каралды.

23 нче декабрь көнне мәгариф идарәсе планы нигезендә Баек төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  “ФГОСны тормышка ашыру шартларында татар теле һәм әдәбиятын укытуда инновацион технологияләр» дигән темага район семинары узды.


23
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе
Мөслим сәнгать мәктәбенең җыр сәнгате бүлеге укучылары икенче чирек өчен академик зачет бирделәр.
19 декабрьдан 21 декабрьга кадәр Мөслим сәнгать мәктәбендә рәсем сәнгате бүлеге укучыларының махсус дисциплиналар буенча эшләренә нәтиҗә ясадылар.
22 декабрь көнне Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укучылары өчен Яңа ел бәйрәме үтте.

Мөслим авылының үзәк Пушкин урамы җәен шау чәчәктә утырса, кышын анда боздан ясалган берсеннән-берсе матур сыннар пәйда була. hәр елдагыча, үзәк чыршы янына үзәк китапханә хезмәткәрләре сын ясадылар. Без ясаган сыннар сезгә яхшы кәеф, hәрберегезгә бәйрәм рухы өстәп торсын дигән теләктә калабыз.

“Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре барыгызны да «Дуслар-клаб»та җыя...

 Симәк авылы "Ромашка" балалар бакчасында якташыбыз, балалар язучысы Мөҗәһит Әхмәтҗановның "Батыр буласым килә" китабына күзәтү үтте. Балалар кызыклы вакыйгаларны, күренешләрне чагылдырган шигырьләр белән таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International