24 нче декабрь көнне мәгариф идарәсенең актлар залында мәгариф
учреждениеләренең профсоюз оешмалары Советының утырышы узды. Утырышта мәгариф идарәсе начальнигы Р.Т.Демидов, юрист Р.В.Васильев катнаштылар. Профсоюз рәисләре белән еллык статистик отчет нәтиҗәләре, 2014-2016 нчы елларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы профсоюз хезмәткәрләре комитеты белән кабул ителгән килешүгә кергән үзгәрешләр һәм өстәмәләр турында сүз алып барылды.