Тат.Бүләр авылы китапханәсендә 2016-Татарстанда су саклау зоналары елы уңаеннан 3-5 сыйныф укучылары белән "Су- безнең байлыгыбыз"дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде.
Эшләүче яшьләр арасында ел саен үткәрелә торган "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль - күңел ачу уеннарының 3 ярымфиналы узды. Акыл бәйгесендә көч алышырга
25 март көнне Мәллә - Тамак авыл мәдәният йортында, район мәдәният йорты халык театры К. Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" спектаклен сәхнәләштерде.
25 нче март көнне Мөслим мәгариф идарәсе планы һәм нигезләмәсе нигезендә чираттагы III республикакүләм “Фоат Садриев укулары” узды. Укуларның максаты: Мөслим төбәге әдипләре, күренекле шәхесләренең иҗатын өйрәнү һәм пропагандалау иде. Әлеге укулар “ТАТМЕДИА” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы “Мәгариф” журналы һәм Татарстан Республикасы Язучылар Союзы белән берлектә үткәрелде.
24 нче март көнне Әлмәт шәһәрендә укытучы, шагыйрә, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Клара Булатова исемендәге премия тапшыру тантанасы булып үтте. Укучыларның иҗади эшләренә язучылардан, шагыйрьләрдән торган дәрәҗәле комиссия бәя бирде.
24 нче март көнне Казан шәһәрендә укучыларның һәм укытучыларның III республикакүләм Туфан Миннуллин укулары узды. Әлеге укуларга барлыгы 275 хезмәт тәкъдим ителде. Шуларның 103е сайлап алынды һәм катнашу хокукына ия булды. Безнең районнан Тат.Шуран төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Илдар Шаев I урын яулады (укытучысы В.М.Шаева), Әмәкәй һәм Тойгелде урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Илшат Идиятуллин һәм Алсу Җәлилова лауреат исемнәренә лаек булдылар (укытучылары Г.Ш.Хәкимова, Р.Ф.Дәүләтова).
24 нче март көнне Яр Чаллы шәһәрендә “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең икенче этабы узды. Сайлау турынна узган Мөслим гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы катнашты һәм чыгыш ясады. Мәртәбәле жюри укучының эшен югары бәяләде.
24 нче март көнне Мөслим лицеенда рус теле һәм әдәбияты укытучыларының «Мониторинг – укучының уку нәтиҗәсе” дигән темага семинары узды.
Метрәй авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән Нәүрүз бәйрәме үткәрде.Укучылар Нәүрүз бәйрәме турында шигырьләр сөйләделәр,табышмакларга җаваплар эзләделәр,төрле уеннар уйнадылар.Бәйрәм ахырында карга боткасы белән сыйландылар.
25 март - мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан, район мәдәният йортында район җитәкчелеге катнашында тантаналы кичә булып узды.