24 нче март көнне Әлмәт шәһәрендә укытучы, шагыйрә, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Клара Булатова исемендәге премия тапшыру тантанасы булып үтте. Укучыларның иҗади эшләренә язучылардан, шагыйрьләрдән торган дәрәҗәле комиссия бәя бирде. Бу конкурста барлыгы 300ләп укучы көч сынашты. Конкурста Мөслим гимназиясеннән 5 укучы, Тойгелде урта гомуми белем бирү мәктәбеннән 1укучы катнашып лауреатлар булдылар (укытучылары З.Н.Шәңгәрәева, Р.Ф.Дәүләтова). Укучылар Мактау грамоталары һәм китаплар белән бүләкләнделәр. Конференция эшендә иң актив катнашкан мәктәп җитәкчеләре дә билгеләп үтелде. Мөслим гимназиясе директоры Азат Фәрит улы Мирзаяновка “Рәхмәт хаты” тапшырылды.