"Мизгел" яшьләр үзәге директоры Эльвира Гәрәева "Безнең Татарстан" 6 Республика яшьләр форумының 2 этабында катнашты.
23 нче март көнне Яр Чаллы шәһәрендә VII Ачык Россиякүләм иҗади конкурс “Пушкин укулары” узды. Безнең районның Күбәк, Әмәкәй, Тат.Бүләр, М.Бүләр урта һәм Я.Усы, О.Чакмак төп мәктәпләреннән барлыгы 7 укучы, I турны узып, II турга катнашу хокукы алды. Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Илнур Мотавалов (укытучысы Г.Р.Шәймөхәмәтова) I Дәрәҗә диплом һәм Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Гөлгенә Муллакаева (укытучысы Р.З.Гайсина) III Дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.
Тугаш авылы китапханәчесе "Һәр өлкәнгә рухи юл" акциясе кысаларында Фазлиева Зөлфиянең йортында булып яңа китаплар,газета журналлар белэн таныштырды.
"Сөенечләр белән, түрдән уз Нәүрүз!" дип исемләнгән балалар иртәсе "Чулпан" балалар бакчасында үтте.
Иске Вәрәш китапханәчесе "Һәр өлкәнгә рухи юл" акциясе кысаларында тыл ветераны 18 ел гомерен комбайнчы хезмэтенә багышлаган Әминә Закирова йортында булып,Казан утлары журналы белэн таныштырды.
Баланлы авылы китапханәсе "Баланкай" балалар бакчасы белән Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтте.
Мәлләтамак авыл китапханәсендә "Почемучки" түгәрәгенең чираттагы утырышы үтте.
Яңа Усы авылы китапханәсендә”Кыңгырау” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр экскурсиядә булдылар.
24 нче март көнне Яңа Карамалы авыл клубы ишегалдында халкыбызның иң изге бәйрәмнәренең берсе - Язгы яңа ел - Нәүрүз бәйрәме - үткәрелде.
Баек авылы мәдәният йорты директоры һәм китапханәче, балалар бакчасы белән берлектә "Сөенечләр белән түрдән уз Нәүрүз!" исемле кичә уздырды.