24 нче март көнне Мөслим лицеенда рус теле һәм әдәбияты укытучыларының «Мониторинг – укучының уку нәтиҗәсе” дигән темага семинары узды. Михайловка һәм М.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучылары О.Н.Макарова, К.Т.Мусина, һәрбер укытучыны катнаштырып, мастер-класс уздырды. Шулай ук укучыларның фәнни эзләнү эшләрен оештыру тәҗрибәсе белән Я.Усы төп мәктәбе һәм Мөслим лицее укытучылары Н.М.Юмагулова, С.В.Фазилова чыгыш ясадылар. Мөслим урта мәктәбе укытучысы Р.З.Ногманова 9-11 нче сыйныф укучылары белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәгариф идарәсе методисты Л.Н.Арсланова семинар эшенә йомгак ясады һәм алдагы эшләргә бурычлар куйды.