24 нче март көнне Казан шәһәрендә укучыларның һәм укытучыларның III республикакүләм Туфан Миннуллин укулары узды. Әлеге укуларга барлыгы 275 хезмәт тәкъдим ителде. Шуларның 103е сайлап алынды һәм катнашу хокукына ия булды. Безнең районнан Тат.Шуран төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Илдар Шаев I урын яулады (укытучысы В.М.Шаева), Әмәкәй һәм Тойгелде урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Илшат Идиятуллин һәм Алсу Җәлилова лауреат исемнәренә лаек булдылар (укытучылары Г.Ш.Хәкимова, Р.Ф.Дәүләтова).