25 март - мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан, район мәдәният йортында район җитәкчелеге катнашында тантаналы кичә булып узды. Чыгышларда мәдәният өлкәсендә башкарылган эшләргә йомгак ясалып, алдагысына бурычлар билгеләнде. Мәдәният, сәнгать өлкәсендә уңышлар яулаган хезмәткәрләргә ТР Мәдәният Министрлыгының мактау грамоталары, район хакимиятенең рәхмәт хатлары һәм акчалата премиясе тапшырылды. Мәдәнияткә үзеннән зур өлеш керткәне өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, район үзәк китапханәсе хезмәткәре Дилбәр Кашаповага ТР Мәдәният Министрлыгының күкрәк билгесе тапшырылды.