"Мөслим даһилары" - 3 ярымфинал!

2016 елның 26 марты, шимбә

Эшләүче яшьләр арасында ел саен үткәрелә торган "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль - күңел ачу уеннарының 3 ярымфиналы узды. Акыл бәйгесендә көч алышырга мәгариф идарәсендә эшләүче яшь диреторларның "Комета", Мәллә-Тамак авыл җирлегеннән "Кәеф" һәм Метрәй авыл җирлегеннән "Метрәй яшьләре" командалары килде.  Җанатарлар болай да күңелле бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Барлык сынаулар буенча яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильшат Римасович Яббаров җитәкчелегендәге компитентлы жюри шундый нәтиҗә чыгарды: матур уен һәм 21 балл ияләре "Метрәй яшьләре" командасы  3 урынны яулады, алтын урталыкта 22 балл җыеп "Кәеф". 23 балл ияләре һәм Финалда көч алышу хокукына "Комета" командасы лаек дип табылды! Җиңүчеләр Дипломнар һәм "Дуслар - клаб" кафесында куллану өчен сертификатлар белән бүләкләнде. Алда безне кызу финал уены көтә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International