ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

24 март көнне Иске Карамалы авыл мәдәният йорты "Замандаш" халык театры коллективы Яңа Усы авылы халкына Н.Гаетбайның "Аты барның дәрте бар" әсәрен тәкъдим итте.


 

"Беренче адымнар" проект эшләре конкурсында "Күбәләк" балалар бакчасы балалары зур уңышларга ирештеләр. Бариев Ислам 2нче, Абдуллин Рәшит-3 нче призлы урын алдылар.Котлыйбыз! 

24 март көнне Рус Шуган авыл мәдәният йорты директоры китапханәче белән берлектә Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган «А у нас в СДК» дигән чара үткәрделәр. Мәдәният йортында эшләп чыккан барлык хезмәткәрләрне чакырып, чәй табыны артында үткәннәрне искә төшерделәр, интеллектуаль уеннар уйнадылар, ә чара ахырында кызыклы грамоталар һәм медальләр тапшырылды. Барысына да бик ошады!

"Күбәләк" балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркеме әти-әниләре "Туган телдә сөйләшәбез" укыту-методик комплекты буенча кечкенә китапчыклар ясадылар.Алар төрле темада.Балалар белән аларны көн саен карыйбыз,гади җөмләләр белән эчтәлеген сөйләргә өйрәнәбез.

"Күбәләк" балалар бакчасының педагог-психологы Латипова А. Ф. Сарман районының Җәлил бистәсендә узган " Россиянең Педагог-психологы-2019 " Республика конкурсының зона этабында катнашты. Конккурс нәтиҗәләре буенча Айсылу Фәрит кызы 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.Котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

       2018-2019 нчы уку елының өченче чиреген дә тәмамладык. Уку-укыту планы нигезендә, Мөслим сәнгать мәктәбендә белем алучы балалар чирек ахырында зачетлар тапшыра.

Крәш Шуран авылы китапханәчесе Мөслимебездә “Рухи һәм әхлакый үсеш елы” кысаларында “Шәфкатьле булыйк” дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырды. 

22 март көнне Мөслим район үзәгендә "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре эшче яшьләр арасында "Мөслим даһилары» интеллектуаль - күңел ачу уенының икенче ярымфиналын үткәрделәр. 

Рус.Шуган авыл мәдәният йорты директоры җитәкчелегендәге команда "Мизгел" яшьләр үзәгендә булып узган "Мөслим даһилары" интеллектуаль уенда катнашып 4 команда арасында II урынны яулады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International