22 март көнне Мөслим район үзәгендә "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре эшче яшьләр арасында "Мөслим даһилары» интеллектуаль - күңел ачу уенының икенче ярымфиналын үткәрделәр. Быел катнашырга оешма-предприятиеләр коллективлары гына түгел, районның авыл җирлекләре командалары да чакырылган иде. Икенче уенда Михайловка авыл җирлегеннән “Оба-на” командасы, Яңа усы авыл җирлегендә эшләүче яшьләрнең "Смайлики" командасы, Русшуган командасы- "Үз дулкынында" һәм Ольгино авылының Яшьләр командасы көч сынашты.Уенга беренче тапкыр теләк белдергән Ольгино авылы командасы өчен аеруча шатланасы килә. Башка авыл җирлекләре дә читтә калмас һәм ольгинлылар үрнәгенә иярерләр дип өметләнәбез)))
#МизгелЯҮ #Безбергэ #Мөслим #Безбергэ #Безбулдырабыз