Түгәрәк өстәл.

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Крәш Шуран авылы китапханәчесе Мөслимебездә “Рухи һәм әхлакый үсеш елы” кысаларында “Шәфкатьле булыйк” дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырды. Әңгәмә барышында укучыларыбызны бер-берсе арасында мәрхәмәтлелек һәм игътибарлы мөнәсәбәт урнаштыру турында киңәшләр бирелде. Халкыбызның зирәк һәм тапкыр табышмак-мәкальләре аша кешеләргә шәфкатьле һәм итагатьле булу кебек асыл сыйфатларны турында сөйләштек. Шулай ук китапханәдә китап күргәзмәсе дә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International