КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ
Начар метеорологик күренешләр:
төнлә-2019 елның 27 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле җил, көчәйгәндә 15-18 м/с (Казанда 16 м/с кадәр), буран, бозлавык көтелә.
2019 елның 27 мартына
2019 елның 26 март 18 сәгатьтән 27 март 18 сәгатькә кадәр
Болытлы, көндез аязучан.
Кар һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр, көндез яңгыр белән.
Төнлә һәм иртән урыны белән буран, бозлавык.
Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан секундына 6-11, төнлә урыны белән көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы -4..+1º,
көндез максималь һава температурасы +2..+7 .º
Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.
Сал Мухан авылы китапханәчесе "Әхлак һәм иман көзгесе" дип исемләнгән темага авылыбыз мулласы Фәрит Гизтдинов белән очрашу үткәрде.
Рус Шуган авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә, мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан, түгәрәк өстәл уздырды.
Район мәдәният йортында Үрәзмәт авыл җирлеге катнашында "Авылым хатирәләре күңел сандыгында" үзешчән сәнгать смотр-конкурсының концерты булып узды.
“Без бергә” дип аталган Республика балалар халык иҗаты сәнгать фестиваленең муниципаль этабы узды. Башка еллардан аермалы буларак быел ул Тат.Бүләр, Күбәк, Михайловка, Мөслим урта мәктәбе, лицей, гимназия базаларында оештырылды.
25 нче март көнне Мөслим гимназиясе базысында Мәгариф бүлеге җитәкчесе Демидов Р.Т. катнашуында башлангыч сыйныф укытучыларның район методик берләшмәсе узды.
Баек авыл китапханәсендә Әхлак һәм рухи үсеш елына багышланган "Әхлаклылык нәрсә ул" дип исемләнгән китап күргәзмә ясалды. Күргәзмәдәге Р.Б.Зарипованың "Гаилә җылысы" дип исемләнгән китап буенча китап укучылар фикер алыштылар. Әлеге темага кагылышлы китап - журналлар белән таныштылар.
1 апрельгә кадәр "Татарстан Республикасының иң яхшы тауарлары һәм хезмәтләре" конкурсына гаризалар кабул ителә
Эшкуарлыкка ярдәм фондының үз төбәк вәкиле булачак