ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

“Без бергә” дип аталган Республика балалар халык иҗаты сәнгать фестиваленең муниципаль этабы узды.  Башка еллардан аермалы буларак быел ул Тат.Бүләр, Күбәк, Михайловка, Мөслим урта мәктәбе, лицей, гимназия базаларында оештырылды.

Каенсаз авыл китапханәчесе, ТАССРның 100 еллыгына багышланган, "Гасырлар авазына колак  салып " дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әлеге әңгәмәдә өлкән буын китап укучылары катнашты. ТАССРның үсешенә өлеш керткән кешеләр турында истәлекләр укылды, Боек Ватан сугышы язмалары белән  таныштылар.

       Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары билгеләнгән график нигезендә ирекле халык дружинасы составында рейдларга чыга.

24 март конне Элмэт шэхэрендэ урнашкан "Юбилейный" спорт сараенда2003-2004 елгы яшусмерлэр клублары арасында хоккей буенча Татнефть Кубогына финал ярышлары утте,18 ел рэтттэн дэвам иткэн ярышта,бу сезонда жину очен 59 команда коч сынакшып барлыгы 900гэ якын яшь хокейчы жэлеп ителгэн. шулар арасыннан безнен район данын яклап "Юность" хоккей командасы 2 урын яулады. Анна тыш, Хэсэнов Риназ уеннын ин яхшысы булып танылды! Районыбызнын хоккей командасы, аларны эзерлэгэн тренерларны - Софеев Ильгиз белэн Шакирьянов Раильнге, гомумэн мослимлелэрне элеге жину белэн котлыйбыз! Алдагы елларда да жинулэрнен ин зурларын яуларга насыйп булсын!

       Яр Чаллы шәһәрендә узучы традицион конкурсларның берсе булган “Tutti. Corne” ачык бөтенроссия конкурсында быел да сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясады.

22 март көнне Баек авыл мәдәният йорты директоры китапханәче белән берлектә, "Чулпан" балалар бакчасында "Яз килә, Нәүрүз килә" бәйрәм чарасы үткәрделәр. Балалар белән төрле уеннар оештырдылар.
 

Шуганка авылы китапханәчесе, Бөтендөнья су көне уңаеннан, "Су-яшәү чыганагы " дип исемләнгән рәсем бәйгесе үткәрде. Чишмә һәм күлләргә багышланган җырлар башкардык.

Мәллә- Тамак авылы китапханәсе һам мәдәният йорты "Куянкай" балалар бакчасы балалары һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен "Хуш киләсең, Нәүрүз!" исемле тематик иртә үткәрде. Чараның максаты халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән рухи мирасын балаларга җиткерү, милли традицияләргә мәхәббәт тәрбияләү иде. Чарада халкыбызның милли уеннары уйналды, бәйрәм җырлар, биюләр белән үрелеп барды.

Халыкара театр көне уңаеннан Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә, “Театр – ул тылсым дөньясы!” дигән әдәби кичә үткәрделәр. 

 Районда авыл хуҗалыгы торышына күзәтү


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International