Сәнгать мәктәбе яңалыклары: академик зачет тапшырдык

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

       2018-2019 нчы уку елының өченче чиреген дә тәмамладык. Уку-укыту планы нигезендә, Мөслим сәнгать мәктәбендә белем алучы балалар чирек ахырында зачетлар тапшыра. Бу чирекне укучыларыбыз академик зачет белән тәмамлады. Аның таләпләре буенча уен кораллары бүлекләрендә белем алучылар бер әсәр һәм бер зур формадагы көй башкарырга тиеш иде. Вокал бүлегендә белем алучылар исә ике характердагы җыр башкару осталыгын күрсәтергә бурычлы. Бию һәм рәсем сәнгате бүлеге укучылары да узган атнада контроль дәресләрдә чирек дәвамында үзләштергән белемнәрен күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International