24 март көнне Рус Шуган авыл мәдәният йорты директоры китапханәче белән берлектә Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган «А у нас в СДК» дигән чара үткәрделәр. Мәдәният йортында эшләп чыккан барлык хезмәткәрләрне чакырып, чәй табыны артында үткәннәрне искә төшерделәр, интеллектуаль уеннар уйнадылар, ә чара ахырында кызыклы грамоталар һәм медальләр тапшырылды. Барысына да бик ошады!