9 декабрь көнне Совет Геройлары белән бергә Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Геройларын, Изге Георгий һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлиләр. Бәйрәм көне очраклы гына сайланмаган. Аның тарихы 18 гасырга ук барып тоташа. 1769 елда Екатерина II яңа сугышчан бүләк-Святой Героргий орденын булдыра. Әлеге орден белән яуда аеруча кыюлык һәм батырлык күрсәткән сугышчылар бүләкләнә. 2007 елдан Президент Указы белән 9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләнеп үтелә башлый.
Әлеге истәлекле көн уңаеннан Мөслим туган як музее хезмәткәрләре “Әфганстан җилләре” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Чарада Тукай мәктәбе 10 нчы сыйныф укучылары чыгыш ясады. Әзерләгән концерт программасыннан соң, Данил Госманов Әфган җирләрендә үткәргән көннәре, сугыш вакыйгалары турында сөйләде.
Михайловка авылы китапханәчесе Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан "Детям о коррупции" дип исемләнгән чара үткәрде.
Югары Табын авылы китапханәчесе Түбән Табын башлангыч сыйныф укучылары белән "Игътибарлы булыйк!" дип исемләнгән тематик иртә үткәрде.
7 декабрь көнне Рус Шуган авылында Советлар Союзы герое Петр Алексеевич Днепров истәлегенә волейбол турниры үтте.
Метрәй авыл китапханәчесе, авыл мәдәният йорты белән берлектә,бөтендөнья СПИД ка каршы көрәш көне уңаеннан,,СПИД - гасыр бәласе!" дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрде. Бүгенге көндә наркомания, токсикомания, СПИД кебек афәтләрнең ничек куркыныч булуы турындагы статистик мәгълүматлар белән район үзәк шифаханәсе хезмәткәре Хабибуллина Рәзилә таныштырды.
9 нчы декабрь - коррупциягә каршы көрәш көне. Югары Табын авылы китапханәчесе, шул темага багышлап, "Без коррупциягә каршы!" дигән әңгәмә үткәрде.
Ташлияр авыл китапханәчесе "Мы против наркотиков" акциясе кысаларында 6нчы сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрде.
7 декабрь көнне Мөслим районының «Кояшлы Ык» яр буенда яңа спорт объекты - чаңгы үзәге ачылды.
Югары Табын авылы китапханәсендә "Барысы да Туган ил өчен!" дип исемләнгән патриотик дәрес үтте. Чара Ватан геройлары көненә багышланды.
Рус Шуган авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә 1 группа инвалидлар: Новикова Ю.И. һәм Новикова Ч.Г., Коткова Г.Ф. өйләрендә булдылар.