Тематик иртә.

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

Югары Табын авылы китапханәчесе Түбән Табын башлангыч сыйныф укучылары белән "Игътибарлы булыйк!" дип исемләнгән тематик иртә үткәрде. Кереш әңгәмә вакытында мөмкинлеге чикле булганнар турында әңгәмә оештырылды. Китапханәче балаларга яшьнәп яшәр чакта урын өстенә, инвалид коляскасына беркетелгән язучы Фәнис Яруллин һәм шагыйрь, рәссам Гакыйль Сәгыйрев тормышы турында сөйләде. Язмыш кимсеткән бу шәхесләрнең яшәүләре зур батырлык.Халыкара инвалидлар көненә багышланган чарада тирә-юньдәгеләргә мәрхәмәтлелек, игътибарлылык кирәклеге аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International