Рус Шуган авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә 1 группа инвалидлар: Новикова Ю.И. һәм Новикова Ч.Г., Коткова Г.Ф. өйләрендә булдылар. Бәйрәм белән котладылар һәм күчтәнәч бүләк иттеләр. Әңгәмә барышында элеккеге чорларны искә төшерделәр. Юрий Иванович гомере буе колхозда шофер булып эшли, аның хатыны Чәчкә Гарифулла кызы авыл китапханәсендә. Коткова Галина Федор кызы озак еллар авыл Советында хисапчы булып эшләде, ә аннары саклык кассасында. Галина Федоровна танылган җырчы, әңгәмә вакытында яраткан җырларын башкарды.