9 декабрь- Ватан Геройлары көне

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

9 декабрь көнне Совет Геройлары белән бергә Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Геройларын, Изге Георгий һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлиләр. Бәйрәм көне очраклы гына сайланмаган. Аның тарихы 18 гасырга ук барып тоташа. 1769 елда Екатерина II яңа сугышчан бүләк-Святой Героргий орденын булдыра. Әлеге орден белән яуда аеруча кыюлык һәм батырлык күрсәткән сугышчылар бүләкләнә. 2007 елдан Президент Указы белән 9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләнеп үтелә башлый.

Әлеге истәлекле көн уңаеннан Мөслим туган як музее хезмәткәрләре “Әфганстан җилләре” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Чарада Тукай мәктәбе 10 нчы сыйныф укучылары чыгыш ясады. Әзерләгән концерт программасыннан соң, Данил Госманов Әфган җирләрендә үткәргән көннәре, сугыш вакыйгалары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International