Әңгәмә.

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

9 нчы декабрь - коррупциягә каршы көрәш көне. Югары Табын авылы китапханәчесе, шул темага багышлап, "Без коррупциягә каршы!" дигән әңгәмә үткәрде. Яшьләргә коррупция турында төшенчә бирелде. Китапханәче коррупциянең төрләре һәм билгеләре белән таныштырды. Әңгәмәдә катнашучылар коррупция китергән зыянга үз фикерләрен белдерделәр, законны бозучыларны нинди җәза көткәнен ачыкладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International