Югары Табын авылы китапханәсендә "Барысы да Туган ил өчен!" дип исемләнгән патриотик дәрес үтте. Чара Ватан геройлары көненә багышланды. Яшьләрдә ватанпәрвәрлек, горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан, китапханәче Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар, батыр якташлар, хезмәт ветераннары турында мәгълүмат бирде. Бүгенге көн геройлары турында да әңгәмә оештырды. Китап укучыларга геройлар турында белешмәләр тупланган китаплар тәкъдим ителде.