ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2019 ел
якшәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 
- төнлә көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр.;
- төнлә буран;
- төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык.
                                2019 елның 9 декабренә
                   2019 елның 8 декабре 18 сәгатьтән 9 декабрь 18 сәгатькә кадәр
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча: 
Аязучан болытлы һава. 
Төнлә һәм иртән бераз кар, юеш кар, көндез урыны белән.
Төнлә аерым районнарда буран.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 17 метрга кадәр.  
Төнлә минималь һава температурасы -2..-5.      
Көндез максималь һава температурасы -2..+1.        
Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.


7
декабрь, 2019 ел
шимбә

Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 8 декабрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк-көнбатыштан 15-17 метрга кадәр (Казан шәһәрендә иртән һәм көндез 15 метрга кадәр), юлларда урыны белән көчле бозлавык
2019 елның 8 декабренә
2019 елның 7 декабре 18 сәгатьтән 2019 елның 8 декабре 18 сәгатькә кадәр
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча: 
Аязучан болытлы һава.  
Явым-төшемсез.
Аерым районнарда бозлавык.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, көчәйгәндә 15-17 метрга кадәр.   
Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-6°,
Көндез максималь һава температурасы +1..-2°.
Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

"Мин әйләнә-тирәне ойрәнәм" проекты кысаларында беренче сыйныф укучылары үзләрен роботларга программа төзүдә сынап карадылар. Роботлар гимназиягә "Точка роста" проекты буенча кайттылар.


6
декабрь, 2019 ел
җомга

Михайловка урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Садыкова Э. республика әдәби иншалар конкурсында 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе Макарова О.Н.

Бүген,6 декабрь көнне универсаль спорт комплекста мәдәни-спорт бәйрәмендә мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар очрашты.

6 декабрь көнне «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре өйдә тәрбияләнгән мөмкинлекләре чикләнгән балалар янына патронажга бардылар.

5 декабрь көнне Яңа Карамалы авыл клубында инвалидлар декадасына багышланган очрашу кичәсе булып узды. Гәрәева Чулпан һәм Якупова Илфирага күчтәнәчләр тутырылган пакетлар тапшырылды. Кунакларны кул эшләре белән таныштырганнан соң, аларга яңа ел уенчыклары ясау буенча мастер-класс күрсәтелде.

Рус Шуган авыл мәдәният йорты директоры китапханәче белән берлектә «Пряники для волка» дип исемләнгән курчак театры куйдылар.

Михайловка авыл мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булды.

Тәҗрибә уртаклашу


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International