ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2021 ел
җомга

Мөслим лицеенда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан  5-7 нче сыйныф укучылары өчен “Җырлап яшәр чагыбыз” дип аталган чара үтте. Барлыгы 125 кеше катнашты. Чараны татар теле укытучылары Ситдыйкова Ч.И., Ситдыйкова Э.Д. әзерләде. Ситдыйкова Ч.И. авылдашы җырчы, тапшырулар алып баручы Азат Кәримовның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Ситдыйкова Э.Д. күренекле якташыбыз срипкачы Динә Закирова иҗаты турында сөйләде. Чарага кунак итеп “Җырлыйк әле” тапшыруында җиңү яулап кайткан тарих укытучысы Айнур Латыйпов катнашты. Ул 23 нче гыйнварда Казан телевидениясендә үткән “Җырлыйк әле” тапшыруы турында тәэсирләре белән үртаклашты. Матур җырларын бүләк итте.

Балаларга рәсем эшчәнлегендә  узорлар төшерергә өйрәтү, уртада, почмакларда. Балаларда төгәллек, эстетик зәвык белән эшләргә күнектерү.

"Миләшкәй" балалар бакчасының музыка җитәкчесе Заянова Л. Р. уртанчылар төркеме балаларың татар халкының тынлы уен коралы – курай белән таныштырды.

29 гыйнвар көнне "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре "Мөслим туган як музее" белән берлектә "Блокада икмәге" дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрделәр. 

Балалар укытучылары белән берлектә Л.Батыр-Болгариның “Туган ил” җырын өйрәнделәр

Яңа Сәет авылы китапханәчесе “Ты выстоял мой Ленинград” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. 

Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләргә " Единство в наших руках "дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. 

 

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан китапханәбездә шактый гына чаралар үткәрү планга куелды. Туган телебезнең һәм милләтебезнең киләчәге, язмышы, әлбәттә мәктәпләрдә, китапханәләрдә хәл ителә дисәк, ялгыш булмас. Менә буген Үзәк китапханәдә Мөслим Г. Тукай ис. гомуми урта белем бирү мәктәбе укучылары өчен узган чара да туган телне, туган якны яратырга, хөрмәт итәргә бер этәргеч булды. Чара якташыбыз, шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Лилия Яссир кызы Садриева белән "Мөслимем - гүзәл илем" исеме астында үтте. Укучылар Лилия апаның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Шагыйрәгә иҗаты буенча сораулар яудырдылар. Лилия Яссировна үзенең матур шигырьләрен укыды, алар туган телне, туган якны, табигатьне яратырга, әти-әнинең кадерен белергә, хөрмәт итәргә өйрәтә.

Г. Тукай мәктәбенең спорт залында 

Патриотик тәрбия бирү максатыннан Симәк авыл китапханәчесе башлангыч мәктәп укучыларына "Ленинград шәһәренең блокадасын өзү көне"темасына тарихи сәгать үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International