ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2021 ел
җомга

22.01.21 мәктәптән тыш эшләр үзәгендә "Брейн-ринг"  интеллектауль бәйгесе узды. Бәйгедә мәктәпнең "Эрудитлар” командасы чыгыш ясады. Хаматшина Ләйсән  29.01.21 узачак финал ярышларында катнашачак

Бүген Мөслим гимназиясе 8 а сыйныфында "Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы" кысаларында интеллектуаль уен узды. Оештыручылар- ата-аналар комитеты Насифуллина Рузиля һәм Петрова Лилиягә зур рәхмәт.

Тэги: Мөслим гимназиясе

20 нче гыйнварда бөтен дөнья буйлап #MuseumSelfie челтәр акциясе узды. Бөтен дөнья буйлап халык яраткан музей, галереялар һәм башка мәдәният учреждениеләре экспонатлары фонында үз селфиларын урнаштырды. Безнең мәктәп дә акциядә актив катнашты. Укучылар социаль челтәргә #MuseumSelfie һәм #CultureSelfie культур CultureSelfie х хештеглары белән музейлардан фотолар урнаштырдылар

В этот день учащиеся 6-7 классов посетили сельскую библиотеку. Заведующая библиотекой Маулиева Г. Ф. ознакомила читателей с новыми книгами. Также он рассказал о новых экспонатах музея, находящихся в библиотеке.

"Хезмәт, музыка, физкультура, ОБЖ, рәсем" атналыгы кысаларында, 4а,4б сыйныф укучылары гимназиябызның хезмәт дәресе кабинетында экскурсияда булдылар. Укучылар әзер эшләр кургәзмәләре белән таныштылар, мастер- классларда катнаштылар.

Мөслим гимназиясендә 8а сыйныфында Рушат дәресләре булып узды

В рамках декады "Сохраним жизнь!" ученики работали над проектами по теме "Жизнь это-...."

"Офык" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә "Балкыш" район балалар думасы активистларының утырышы узды. Дума вәкилләре волонтерлык, спорт, мәдәният, экология, массакүлэм мәгълүмат чаралары юнәлешендә булган проект эшләре белән таныштылар. Район балалар Думасы президенты итеп лицеебызның 10а сыйныфы укучысы Габдрахманова Аиша сайланды. Котлыйбыз һәм алда унышлар телибез!

Район үзешчән театр коллективлары конкурсында уңышлы чыгыш ясаган театр коллективлары район мәдәният йорты сәхнәсенә чакырылды.

Мөслим лицеенда “2021 нче ел-Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы”на старт бирелде. Туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучысы Ч.И. Ситдыйкова “2021 нче ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы”на багышланган презентация һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов указы белән таныштырды. “Телебез-рухи яктан берләштерүче зур көч. Туган тел-үз халкың белән нечкә элемтә. Без аны саклап калу өчен барысын да эшләячәкбез” дигән Президент сүзләренә аеруча басым ясап сөйләде. Башлангыч сыйныф укучылары туган тел турында шигырьләр укыдылар. 5а, 5б сыйныфы укучылары тарафыннан “Тылсымлы чүлмәк” әкияте сәхнәләштереп күрсәтелде ( җитәкчеләре Э.Д.Ситдыйкова,Ч.И.Ситдыйкова). Чара “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International