Мөслим лицеенда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 5-7 нче сыйныф укучылары өчен “Җырлап яшәр чагыбыз” дип аталган чара үтте.

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

Мөслим лицеенда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан  5-7 нче сыйныф укучылары өчен “Җырлап яшәр чагыбыз” дип аталган чара үтте. Барлыгы 125 кеше катнашты. Чараны татар теле укытучылары Ситдыйкова Ч.И., Ситдыйкова Э.Д. әзерләде. Ситдыйкова Ч.И. авылдашы җырчы, тапшырулар алып баручы Азат Кәримовның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Ситдыйкова Э.Д. күренекле якташыбыз срипкачы Динә Закирова иҗаты турында сөйләде. Чарага кунак итеп “Җырлыйк әле” тапшыруында җиңү яулап кайткан тарих укытучысы Айнур Латыйпов катнашты. Ул 23 нче гыйнварда Казан телевидениясендә үткән “Җырлыйк әле” тапшыруы турында тәэсирләре белән үртаклашты. Матур җырларын бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International