"Блокада икмәге" акциясе дәвам итә.

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

29 гыйнвар көнне "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре "Мөслим туган як музее" белән берлектә "Блокада икмәге" дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрделәр. Чарага Мөслим лицееның 9 нчы сыйныф укучылары чакырылды. Үткәрелгән  дәрес балаларга блокада кичергән Ленинград халкының батырлыгын искә төшерде. «Блокада икмәге» акциясе илебезнең барлык төбәкләрен колачлаячак – аңа кушылыгыз һәм Ленинград блокадникларының батырлыгы турында хәтерне туганнарыгызга һәм якыннарыгызга җиткерегез. Тарихи истәлекне бергә саклыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International