Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан китапханәбездә шактый гына чаралар үткәрү планга куелды. Туган телебезнең һәм милләтебезнең киләчәге, язмышы, әлбәттә мәктәпләрдә, китапханәләрдә хәл ителә дисәк, ялгыш булмас. Менә буген Үзәк китапханәдә Мөслим Г. Тукай ис. гомуми урта белем бирү мәктәбе укучылары өчен узган чара да туган телне, туган якны яратырга, хөрмәт итәргә бер этәргеч булды. Чара якташыбыз, шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Лилия Яссир кызы Садриева белән "Мөслимем - гүзәл илем" исеме астында үтте. Укучылар Лилия апаның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Шагыйрәгә иҗаты буенча сораулар яудырдылар. Лилия Яссировна үзенең матур шигырьләрен укыды, алар туган телне, туган якны, табигатьне яратырга, әти-әнинең кадерен белергә, хөрмәт итәргә өйрәтә.