26 нчы гыйнвар көнне "Офык" мәктәптән тыш эшләр үзәге базасында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Р.Т.Демидов һәм районның яшь укытучылары белән берлектә түгәрәк өстәл узды.
Үткәрелгән сынау имтиханнары нәтиҗәләре буенча уртак фикер алышу барышында урта мәктәп җитәкчеләре укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, башкарылган эшләргә анализ ясадылар һәм алга таба эшләрнең барышын билгеләделәр.
Яңа Усы төп белем гомуми белем бирү мәктәбендә «2021 нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы»на старт бирелде. “Китап корты” проекты кысаларында М.Маликованың “Арыш тәме” романы буенча китап укучылар конференциясе үткәрелде.
Район мәдәният йорты үзешчәннәре үз талантлары белән куандыруларын дәвам итә.
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 29 гыйнварга Татарстан Республикасында куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми. 2021 елның 29 гыйнварына
28 гыйнвар 18 сәгатьтән 29 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр
Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:
Аязучан болытлы һава.
Төнлә явым-төшемсез.
Көндез кар, урыны белән буран.
Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -8..-12˚.
Көндез максималь һава температурасы -3..-6˚.
Юлларда бозлавык.
Метрәй авыл китапханәсе, авыл мәдәният йорты белән берлектә, "Камалыш икмәге" Бөтенроссия акциясенә кушылып, "872 көн" исемле батырлык дәресе үткәрделәр.
2021 елның 1 гыйнварыннан елдагыча декларация кампаниясе старт алды
Бөек рус язучысы, публицист, сатирик Салтыков Щедринның (Михаил Евграфович Салтыков (1826-1889)) тууына 195 ел тулу уңаеннан Крәш Шуран авылы китапханәсе “Художественный мир Салтыкова Щедрина” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды.