ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, "Әхлак энҗеләре" проектын гамәлгә ашыру максатыннан, 5-8 нче сыйныф укучылары арасында "Без Җәлилне укыйбыз" темасына шагыйрь-патриот Муса Җәлил әсәрләрен уку буенча ачык микрофон узды. Укылган әсәрләр проектның Instagram битендә урнаштырылган https://instagram.com/gemchugini_morali?igshid=xhdjnv3sj78g

 Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге алы уңаеннын "Кояшкай" балалар бакчасында шагыйрь Муса Жәлил тууына 115 ел тулуга багышланган чара узды 

"Кояшкай" балалар бакчасында "Халыклар дуслыгы" темасына әвәләү эшчәнлеге

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге алы уңаеннын "Кояшкай" балалары китапханәдә экскурсиядә

Крәш Шуран авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә мәктәп укучылары белән герой- шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан “Герой шагыйрь, патриот шагыйрь...” дип исемләнгән могжизалар кыры уены үткәрде. 

15 февраль-Муса Җәлилнең туган көне.Ул -шигырьләре белән фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган бөек шагыйрь.Симәк авыл китапханәсендә әлеге истәлекле датага багышлап Симәк башлангыч мәктәбе укучыларына китапханәче Муса Җәлилнең тормыш юлы турында сөйләде, "Муса Җәлил - үлемсез шагыйрь" исемле викторина үткәрде. 

Шуганка авыл китапханәчесе Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына һәм бөек язучы, Бөек Ватан сугышы герое Муса Җәлилнең туган көненә багышланган « М.Җәлилнең тууына 115 ел» дип исемләнгән шигырь кичәсе үткәрде. 

Баланлы авыл китапханәчесе мәктәп белән берлектә «Җыр булып яши күңелдә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. 

Яңа Усы авылы китапханәсендә Герой-шагыйрь – Муса Җәлилгә багышланган әдәби-патриотик кичә үтте. 

Тат.Бүләр авылы китапханәчесе  5 сыйныф укучылары белән Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан "Җырым белән җиңдем дошманны" дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International