Яңа Усы авылы китапханәсендә Герой-шагыйрь – Муса Җәлилгә багышланган әдәби-патриотик кичә үтте. Китапханәче шагыйрьнең китапларыннан күргәзмә оештырды, иҗаты һәм тормыш юлы буенча презентация ясады. Шагыйрьләрнең, язучыларның Муса турындагы истәлекле язмаларын укучыларга җиткерде. Викторина сорауларына җаваплар алынды. Соңыннан укучылар шагыйрьнең төрле елларда балалар өчен иҗат ителгән шигырьләрен бик матур һәм сәнгатьле итеп укыдылар.