Тат.Бүләр авылы китапханәчесе 5 сыйныф укучылары белән Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан "Җырым белән җиңдем дошманны" дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздырды. Кичәнең максаты:укучыларны шагырьнең тормыш юлы, ижаты белән таныштыру; патриотик тәрбия бирү; М.Җәлилнең батырлыгына хөрмәт, горурлык хисләрен тәрбияләү.