ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2021 ел
җомга

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Баек авыл китапханәчесе 1-4 нче сыйныф укучылары өчен татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан, "Җырым белән җиңдем дошманны" дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Китапханәче укучыларны шагыйрь М.Җәлилнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Шагыйрьнең поэзиясе генә түгел, тормышы, фаҗигале язмышы да ныклы үрнәк булып тора.

Нәсимә апа Салахова - сугыш чоры баласы. Шуңа күрә кечкенәдән эшкә чырыш булып үсә ул. Мәктәпне тәмамлагач, колхозда кала һәм бик күп еллар фермада эшли, һәрчак алдынгылар рәтендә була. Югары Табын авылы китапханәчесе Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Нәсимә апаның өенә барды, аны яңа журналлар белән таныштырды.  Шигырьләр яратучы, нечкә күңелле Нәсимә апага Җәмилә Әхтәмованың китабын бүләк итте.

 Югары Табын авылы китапханәчесе  Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында "Әллүки" балалар бакчасында Муса Җәлилнең туган көненә багышланган "Без - Җәлил оныклары" дигән тематик иртә оештырды.

Өлкәннәргә китапханә хезмәте күрсәтү максатыннан Яңа Усы авылы китапханәчесе “Йортларга – китап нуры” акциясе кысаларында өйләргә йөреп китаплар, газета-журналлар белән тәэмин итә. Чираттагы баруда Тимашева Гөлдания апаның өендә булып яңа матбугат белән таныштырды.

2021 елның 19 февралендә 12: 00 сәгатьтә УouTube-каналындагы Туры Эфирда «Минем балачак - сугыш»Бөтенроссия акциясенә йомгак ясалачак. Акция Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы, региональ һәм муниципаль Иҗтимагый палаталар ярдәмендә тормышка ашырыла.Россиянең 70 төбәгеннән, шулай ук Луган Халык Республикасыннан һәм хәтта ерак Аргентинадан 4000 волонтер акциядә катнашты.

2021 елның 19 февралендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе гражданнарны бергәләп кабул итә

142 илдән 15000 нән артык кулланучы

Тугаш авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә Түбән Табын коррекция мәктәбе укучылары өчен Халыкара китаплар бүләк итү көненә багышлап "Китап-күңел көзгесе!" дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. 

Халыкара китап бүләк итү көне уңаеннан, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында  Иске Карамалы мәдәният йорты "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен "Китап булсын чын дустың" кичәсе узды.


18
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, мәктәп китапханәчесе Низамова Д. Н. башлангыч сыйныф укучыларын "Сабантуй", "Салават күпере", "Ялкын", "Сабыйга", "Көмеш кыңгырау" кебек балалар газеталары һәм журналлары белән таныштырды. Татар балалар басмаларының тарихы турында сөйләде. Укучыларны балалар өчен чыгучы республика басмаларына язылырга чакырды.  Укучыларга балалар өчен вакытлы матбугатның индексы һәм төп рубрикалары күрсәтелгән белешмәлек тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International