Шуганка авыл китапханәчесе Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына һәм бөек язучы, Бөек Ватан сугышы герое Муса Җәлилнең туган көненә багышланган « М.Җәлилнең тууына 115 ел» дип исемләнгән шигырь кичәсе үткәрде. Язучыга Бөек дан аның иҗаты аркасында гына түгел, Ватан өчен кыю көрәш өчен дә килә. Студентлар белән без аның иҗаты һәм тормышы белән таныштык. Аның иҗатыннан берничә шигырь укылды.